Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулында ут уйната

Хезмәт юлын механизатор булып башлый Ирек Монасыйпов. “Агромастер” җитештерү компаниясендә слесарь була, бүген эретеп ябыштыручы булып эшли.

Агромастер” җитештерү компаниясендә эретеп ябыштыручы булып эшләүче Ирек Монасыйпов нәрсәгә генә тотынса да, бишлелек итеп башкарып чыга. Техникага мәхәббәте көчле булган егет хезмәт юлын “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында механизатор булып башлый. Язгы кыр эшләре буенча хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә кыр батыры булып калган егеткә бирелгән бүләкләрнең саны исәпсез. Араларында иң зурысы – яшьләр арасында барган ярышта беренче урын өчен район Сабантуенда бирелгән ат. 
– Ирек 2008 елда “Агромастер” җитештерү компаниясенә слесарь булып урнашты. Бүген ул заводның өченче санлы цехында эретеп ябыштыручы булып эшли. Эшен яратып һәм бирелеп башкара. Тракторларга чәчкеч, культиватор кебек агрегатлар тагу өчен җайланмалар ясый ул. Ирек ясаган әлеге таккычлар сыйфатлы килеп чыга, – ди цех җитәкчесе Рифкать Мөхәммәтов. 
Эретеп ябыштыручы бүген хезмәт базарында иң кирәкле белгечлекләрнең берсе булгангамы, бу һөнәр ияләренә хезмәт хакын да яхшы түлиләр. 
– Кечкенә чакта әни: “Сварка белән эшләгәнне карамагыз, күзегезгә зыян килмәсен!” – дип кисәтә иде. Тыелган, ярамаган эшне аның саен эшлисе килә бит ул. Йөзләрен махсус битлек астына яшереп, кул астында “салют аттыручы” абыйларның эшен кызыксынып күзәтә идем. Тимер кадәр тимерне эретү көченә ия булган электродлар белән эшләүчеләр миңа тылсымчылар кебек тоелды. Тимерне тимергә ябыштырудан барлыкка килгән конструкцияләрне, капка-коймаларны үземнең дә ясап карыйсым килде. Балачактан кызыгып үскән эретеп ябыштыручы һөнәрен сайлап ялгышмадым. Эш барышында остазларыбызның киңәшләрен тотып, яңа төр җайланмалар, уңайлы “сцепкалар” ясыйбыз, – ди Ирек. 
Рәзилә һәм Ирек Монасыйповлар өч бала үстерәләр. Гаиләнең күптәнге хыялы – шәхси йортлы булу теләге дә якын көннәрдә тормышка ашарга тора. Шулай булмыйча! Ирек гаиләсен уңайлыкларда яшәтү, тормыш-көнкүрешләрен матур итү өчен бөтен көчен куя. 
– Тормыш иптәшемнең кулы белмәгән бер генә эш тә юктыр. Әниләрнең ихатасында балалар өчен атынгыч ясап куйды. Ит кыздыру, хашлама пешерү өчен махсус җайланма һәм мангалларны да үзенчәлекле итеп ясады. Ишегалдында аның кулы тимәгән бер генә әйбер дә юктыр. “Эретеп ябыштыру аппараты белән нидер эшләмәсәм, көнем юкка узган кебек”, – ди ул. Эштән арып кайтса да, балалар белән уйнарга, өй эшләрен карарга да вакытын таба. Гаилә җанлыклы ир һәм әти ул! Тормыш иптәшемнең һөнәре улыбыз Илһамда да зур кызыксыну уятты. 10 яшендә генә булса да, «әтием кебек мин дә эретеп ябештерүче булачакмын әле!»дип әйтә, – ди Рәзилә, хәләле белән горурланып. 
Ирек Монасыйпов – заводта алдынгы хезмәткәрләрнең берсе. Унике ел дәвамында аның кулы аша күпме тимер, җайланма үткәндер. Сварщиклар киемен, битлеген кигән егетне танырлык та түгел. Битлеге малайлар мөкиббән киткән “Звездные воины” киносындагы Дарт Вейдерныкыннан бер дә ким түгел. Менә ул ышанычлы адымнар белән эш урынына килеп басты. Әйләнә-тирәгә бер күз йөртеп чыкканнан соң, эшенә кереште. Тирә-юньгә очкыннар чәчтереп, яратып-тәмләп эшли ул. Ирек чын мәгънәсендә кулында ут уйната. 
– Битлек эченнән эш барышында бөтен дөнья ямь-яшел күренә. Бу һөнәрнең тәмен аңлату мөмкин түгел. Куллар үзләре эшли. Һәр җайланманы тагын да камилрәк, үзенчәлеклерәк итеп ясарга тырышасың, – ди Ирек.

 

Лилия Шәймиева.

Фото – "Агромастер" җитештерү компоаниясе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев