Кулланучыга ярдәм йөзеннән
Җылылык белән тәэмин итү сыйфаты буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавап 5 эш көне эчендә (ягу чорында – 24 сәгать эчендә) бирелергә тиеш, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
“Җылылык белән тәэмин итү турында”гы Федераль закон таләпләре нигезендә җирле үзидарә органнары җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрне карауны тәэмин итәргә бурычлы. Аларны карау тәртибе җылылык белән тәэмин итүне оештыру кагыйдәләре белән билгеләнгән. Кагыйдәләр Россия хөкүмәте тарафыннан 2012нче елның 8 августында расланган. Мәсәлән, җирле үзидарә органнарында кулланучылардан мөрәҗәгатьләрне кабул итүне һәм карауны көн саен, ә җылыту чорында тәүлек әйләнәсе башкаручы җаваплы затлар булырга тиеш. Кулланучыларга мәгълүмат бирү өчен әлеге мәгълүмат муниципалитетның рәсми сайтында урнаштырыла.
Мөрәҗәгатьләрне кулланучылар язмача бирергә мөмкин. Ә җылыту чорында телдән, шул исәптән телефон аша да бирергә була.
Мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң вазыйфадагы зат мөрәҗәгатьнең характерын, җылылык белән тәэмин итүче һәм (яки) җылылык челтәре оешмасын билгеләргә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактларны раслаучы документларның дөреслеген тикшерергә, мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң ике эш көнендә (җылыту чорында – 3 сәгать эчендә) аның күчермәсен техник сәбәпләр турындагы запросны җылылык белән тәэмин итүче һәм (яисә) җылылык челтәре оешмасына җибәрергә (запросны җибәрү датасын дәгъваларны (мөрәҗәгатьләрне) теркәү журналына язарга) кирәк.
Җылылык белән тәэмин итүче (җылылык челтәре) оешмадан җавап алганнан соң, җирле үзидарәнең вазифадагы заты өч көн эчендә (җылыту чорында – 6 сәгать эчендә) җылылык белән тәэмин итүче (җылылык челтәре) оешмасы белән берлектә җылылык белән тәэмин итү ышанычлылыгы параметрлары бозылуның сәбәпләрен билгеләргә, шул ук объекттан җылытылучы башка кулланучылардан һәм элек мондый мөрәҗәгатьләр булу- булмауны билгеләргә, кирәк булган очракта урынга чыгып тикшерергә тиеш.
Кулланучылар мөрәҗәгатьләрендәге фактлар расланган очракта җылылык белән тәэмин итү (җылылык челтәре) оешмасына карата җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә чыгарыла. Кулланучы мөрәҗәгатенә җавап мөрәҗәгать кергәннән соң 5 эш көне эчендә (җылыту чорында – 24 сәгать эчендә) бирелергә тиеш, ди прокуратура хезмәткәрләре.
Җирле үзидарә органының вазифадагы заты җылылык белән тәэмин итүче оешма тарафыннан күрсәтмәнең үтәлүен контрольгә алырга бурычлы.
Фото freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев