Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Күренеп тор!» акциясе уздырылды

Гаиләләр дә конкурста актив катнашып махсус бүләкләргә, дипломнарга ия булдылар.

Мөслимнең «Карлыгач» балалар бакчасында «Күренеп тор!» акциясе уздырылды. Аның максаты – киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыруны популярлаштыру. Акциянең көз, кыш айларында үтүе очраклы түгел. Чөнки тәүлекнең якты вакыты көннән-көн кими, юлларда да күз күреме начарлана. Җәяүлеләрне яктырак булырга, ерактан күренеп торырга өндәүче бу акция күп әти-әниләрне кызыксындырды. Балалар бакчасында алдан ук «Иң якты, күренеп торучы гаилә» («Самая заметная семья») исеме астында фотобәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә 16 гаилә катнашып, үзләренең фотоларын тәкъдим иттеләр. Акция барышында аларнын фотосурәтләре тематик күргәзмә дә эленеп торды. Профилактик чара барышында бакчаның яшь юл хәрәкәте инспекторлары әти-әниләргә һәм балаларга мөрәҗәгать иттеләр, юл кагыйдәләрен һәрвакыт белергә, караңгыда яктырак булырга чакырдылар. Фотобәйгенең җиңүчеләре Афзаловлар гаиләсе булды. Аларга «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең кыйммәтле бүләге тапшырылды. Гаиләләр дә конкурста актив катнашып махсус бүләкләргә, дипломнарга  ия булдылар.

Фото https://www.instagram.com/p/B6KsVG3qZyV/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев