Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус: саклану мөһим!

Район Башкарма комитеты каршында эшләүче эпидемиологиягә каршы санитар ведомствоара комиссиясе утырышы үтте. Утырышта сүз коронавирус инфекциясен кисәтү турында барды.


Мөслим районында ситуация тотрыклы, диләр табиблар. Вируслы авырулар (шул исәптән пневмония белән авыручылар) саны узган ел белән чагыштырганда кимрәк.
Районның баш табибы Рамил Морзаханов сүзләренә караганда, бу көннәрдә кискен респиратор авырулар белән тәүлегенә 4-5 кеше мөрәҗәгать итә икән. “Февральдә ОРВИ белән авыручылар саны көненә 15-20 кеше тәшкил итте”, – ди ул. Тик бу саклык чараларын киметергә мөмкин, дигән сүз түгел. Авырулардан саклану максатында табиблар кулларны сабын белән ешрак юарга, антисептиклар кулланырга киңәш итә. Маскаларны марлядан (сигез катлы итеп) ясарга мөмкин. Масканы ике сәгать саен алыштыру кирәклеген истән чыгармагыз. Марлядан ясалганын парлы үтүк белән “бастырып” алырга була. Вируслы авыру билгеләре булганда табиб чакыртырга кирәк! Хастаханәдә диспансеризация һәм профилактик кабул итүләр туктатылды, ди районның баш табибы. 
Коронавирустан саклану максатында массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар 15 апрельгә кадәр туктатылды. Мәктәпләрдә уку дистанцион формада барыр дип планлаштырыла. Чит илләргә чыгу тыела. Чит илләрдән кайтучылар ике атна дәвамында изоляция режимын сакларга тиеш. Бу – авыруны кисәтү һәм таратмау  өчен мөһим! Әлеге режим үтәлмәгәндә, бу хакта район эчке эшләр бүлегенә һәм Роспотребнадзорга хәбәр ителеп, режим бозучыларга карата чаралар күреләчәк. Районнан читкә чыгучылар яки башка регионнардан кайтучылар булса, 2-46-01 телефоны буенча хәбәр итүегез сорала. Авырудан саклану максатында өлкән яшьтәгеләргә җәмәгать урыннарында йөрмәскә киңәш ителә. Ялгыз яшәүче өлкәннәр (65 яшьтән югары) һәм инвалидлар, азык-төлек, дарулар алырга, түләүләрен башкарырга кирәк булганда, 2-46-01 телефонына хәбәр итә ала. Бу очракта өлкәннәргә волонтерлар ярдәм итәчәк. 
Бу көннәрдә кибетләрдә гадәттәгедән үзгә ыгы-зыгы күзәтелә. Халык күпләп азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары ала. Коронавируска бәйле карантин булыр да кибетләр ябылыр, дип куркучылар бар. Азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр эшләячәк.Мөслим кибетләренә продукция көнаралаш килә, көн саен товар ташучы кибетләр дә бар. Азык-төлек җитәрлек. Кибет киштәләре сәгате-сәгате белән бушап алса да, сатучылар аларны тутыра тора. Мөслимгә күрше-тирә районнардан килеп продукция алучылар да бар. Мөслимлеләр арасында да товарны күпләп алучыларны очраттык. Алар моны авылдан көн саен килеп булмый дип аңлатты. Борчылыр сәбәп юк. Республика үз җитештерүчеләре хисабына халыкны тулысынча азык-төлек белән тәэмин итә ала, кибетләрдә продукция бетмәячәк. Республика Президенты шулай дип белдерде. Халыкның продукцияне күпләп алуыннан файдаланып, кайбер кибетләр азык-төлеккә бәяне күтәрергә яки яраклылык вакыты чыккан продукцияне тәкъдим итәргә мөмкин. Игътибарлы булыгыз!

Римма Афзалова

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев