Коронавирус китмәде
Баш табиб Дамир Сөләйманов һәм кардиолог 14 апрель Тәнзилә Зиннурова ревакцинация үтте.
“Вакцинация йогышлы авыруларны кисәтүнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы булып тора. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклыйм, сәламәт булыйм дисәгез, прививканы вакытында ясатыгыз! Коронавирус бетмәде, авыру йоктыручылар һаман да бар. Тәүлек эчендә авыручылар саны кимүгә карамастан, вирустан саклану турында онытмаска кирәк”, – ди баш табиб Дамир Сөләйманов.
Бүгенге көнгә кадәр район поликлиникасына 19670 доза вакцина кайткан. Шуның 40 данәсе – балалар өчен. Вакцинация ясатырга яисә ревакцинация үтәргә теләүчеләр поликлиникага мөрәҗәгать итә ала.
– Бүген запаста 1044 доза вакцина исәпләнә. Бу көннәрдә тугыз кеше ревакцинация ясатты. 2004-2010 елгы 37 балага да коронавируска каршы вакцина ясадык. Пандемия башланганнан бирле 60 яшьтән өлкән 4472 райондашыбыз прививкаланды, – дип хәбәр итә район поликлиникасының баш эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.
– Ел башыннан балаларга коронавирусны ачыклау өчен 421 экспресс-тест ясалды, шуның 140ы уңай нәтиҗә бирде. Шикәр чиреннән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, гәүдә авырлыгы зур булган балаларга ковид аеруча куркыныч, – ди балалар консультациясе шәфкать туташы Миләүшә Касыймова.
Пневмония, гадәттә, югары сулыш юллары авыруларыннан соң өзлегү буларак барлыкка килә. Грипп яисә кискен респиратор авыруы вакытында инфекция белән көрәшкәндә борын куышлыгындагы бактерия, вируслар үпкәгә үтеп керә. Кеше берничә көннән авыруны җиңгән кебек була – температура төшә, баш авырту, ютәл кими. Хәл җиңеләйгән кебек булса да, үпкәдә бактерияләр үрчү дәвам итә. Нәтиҗәдә хәле җиңеләйгәннән соң кеше кабат ныклап авырый башлый. Бу очракта авыруга дөрес ярдәм күрсәтелмәсә, ахыры бик аяныч – үлем белән тәмамланырга мөмкин, ди баш табиб.
Соңгы арада күпчелек кеше битлек кими башлады. Мәскәүдә җәмәгать урыннарында битлек кию, оешмаларда ковидка каршы чаралар – тән температурасын даими үлчәү һәм эш урыннарын аера торган бүлгечләр кую гамәлдән чыгарылды. Әмма Татарстанда битлек режимы дәвам итә.
– Мәгълүмат чаралары Россиядә коронавирус белән авыручылар санының кимүе турында хәбәр итсә дә, авырудан саклану зыян итмәячәк. “Битлек режимы туктатылды” дигән карар юк. Шулай булгач, җәмәгать урыннарында битлек кию актуаль булып кала. Сәламәтлегебезгә битараф булмыйк. Антисептиклар турында да онытмыйк! – ди санитар-эпидемиологик комиссия рәисе Марина Бәдретдинова.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев