Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КОРБАННАРЫБЫЗ КАБУЛ БУЛСЫН!

Раббыбыз Аллаһы Коръәни Кәримдә әйткән: “Раббың ризалыгы өчен намазны үтә һәм корбан чал” (Кәүсәр сүрәсе 2 нче аять). “Аллаһка корбаннарыгызның итләре һәм каннары ирешмәс. Мәгәр, Аллаһка сезнең тәкъвалыкларыгыз, изгелекләрегез ирешер!” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: “Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк” (Тирмизи риваяте). 
Корбан итеп нәрсә чалына? 
Корбан итеп бары тик дүрт төр хайван гына чалына. 
Бер кеше исеменнән: 
– 1 яшьлек (яки кимендә 6 айлык) яки олырак сарык; 
– 1 яшьлек яки аннан олырак кәҗә. 
Җиде кеше исеменнән (кеше саны артык булырга тиеш түгел, ким булса ярый): 
– 2 яшьлек яки олырак сыер (үгез); 
– 5 яшьлек яки олырак дөя. 
Корбанга аксак, чатан, чирле, арык, койрыгы яки колагының күп өлеше киселгән, сукыр һәм ачык кимчелеге булган хайваннар чалу мәкрух. Мөгезсез яки мөгезе сынган, колагы яки койрыгының әз өлеше киселгән хайванны корбанга чалырга була. 
Корбан ничек чалына? 
Корбан чалу гает намазыннан соң үтәлергә тиеш. Әгәр гает намазына кадәр чалынса, бу кабул булмый. Корбанны гает көнне чала алмый калган кеше гаетнең икенче яки өченче көнендә дә чала ала. Корбанны үз исемеңнән, башка исән яки вафат булган мөселман исеменнән чалырга була. 
Корбан чалганда ният күңелдән кылына, “Бисмилләһи Аллаһү әкбәр” диелә. Аннары тел белән “фәлән улы (кызы) фәлән исеменнән кабул ит, йә Раббым!” дигәннән соң хайван чалына. Корбан чалучыга таләпләргә килгәндә, әлбәттә, ул мөселман булырга, бу вазыйфаны, ягъни корбан чалуны җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Корбан чалучының тулы акыллы булуы мөһим. Пычакның үткен булуы шарт, үтмәс пычак белән чалып, хайванны газаплау – мәкрух гамәл. 
Корбан чалынгач, итен 3 өлешкә бүлү яхшы, ләкин мәҗбүри түгел: бер өлешен – үзенә, бер өлешен – туганнарына, якыннарына, бер өлешен сәдака итеп тарату хәерле гамәл булыр. Ихтыяҗы булу сәбәпле, корбан итен тулысынча үзенә калдырса да була. Корбанның тиресе сатылмый, сәдака итеп бирелә. Сөякләрне күмү, сындырмау шарт түгел. 
 

Мөслим мөхтәсибәте.

Фото-Pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев