Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Компьтер Land: өченче буын-2019” республика конкурсының беренче этабы узды

Компьтер белемнәрен сынауда 14 пенсионер катнашты.

3 апрель көнне пенсионерлар арасында компьютер многоборьесы буенча “Компьтер Land: өченче буын-2019” республика конкурсын үткәрү кысаларында Мөслим районында ярышларның беренче этабы узды. Чараны җаваплылыгы чикләнгән “Россия пенсионерлары берлеге” җәмгыяте, клиентларны кабул итү хезмәте, ветераннар советы һәм мәгариф идарәсе оештырды. Компьтер белемнәрен сынауда 14 пенсионер катнашты. Алар арасында әлеге техниканы биш бармагы кебек белүчеләр дә, яңа гына өйрәнә башлаучылар да бар иде. Клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева һәм ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр. Соңыннан барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

 Фото – “Мөслим-информ” архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев