Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичектергесез эшләр

Бакчадагы кар суларын мөмкин кадәр тизрәк ерып җибәрергә кирәк. Су җыелып тору кура җиләге, виктория өчен аеруча куркыныч.

Бакчадагы кар суларын мөмкин кадәр тизрәк ерып җибәрергә кирәк. Су җыелып тору кура җиләге, виктория өчен аеруча куркыныч. 
*Бакча җиләге, роза, клематис, лилияләр өстеннән ылыс ботакларын алу мөһим. Чөнки каплаулар астында җылы булганлыктан, алар, бик тиз уянып, үсә башлый һәм кабат суыклар булганда өши.
*Көннәр җылы торса, үсентеләрне чыныктыра башлагыз.
*Җиләк-җимеш куакларын формалаштырырга кирәк. Моны кара карлыган, крыжовниктан башлагыз. Кызыл һәм ак карлыганның ботакларын кисмиләр. Бары корыган, картайган ботакларыннан арындыру гына сорала. Чия, слива һәм алмагачны көзен формалаштыру кирәк. 
*Бакча җиләген иртәрәк өлгертү өчен, бер түтәлне генә булса да дуга ярдәмендә пленка белән капларга була.
*Бәрәңгене үрдерергә чыгарырга вакыт.
Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев