Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп! Социаль яклау тармагы белгечләре бүләкләнде (ФОТОЛАР)

Шушы көннәрдә Мөслимдә социаль яклау тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан шактый гына райондашларыбыз бүләкләргә лаек булды.

     Социаль яклау тармагын үстерүдәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен соөиаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәтхуллина Гөлнар Расыйх кызы, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гыйльметьянова Рәмилә Расыйх кызы – ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау кәгазе; “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Кузнецова Наталья Юрьевна – ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде; 
картлар һәм инвалидлар йорты директоры Шакирьянова Гөлнар Гарифьян кызы “Социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениесенең иң яхшы директоры” номинациясендә өченче урын алып, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының дипломына лаек булды;
профсоюзлардагы хезмәте өчен Бухарина Гөлчәчәк Гомәр кызы дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзы Татарстан республика комитетының Мактау билгесе белән бүләкләнде; 
“Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәре Җиһангирова Гөлфия Әнәс кызы, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Садриева Рүзилә Габбас кызы һәм Сираҗетдинова Венера Аләм кызы – район башлыгының Мактау кәгазенә; социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәтхуллина Гөлнар Расыйх кызы, картлар һәм инвалидлар йорты сестра-хозяйкасы Камалова Фәнүзә Марс кызы һәм шәфкать туташы Кашапова Гөлнур Фәрдетдин кызы район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев