Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәткә нигезләнгән бәхет

Нәфисә һәм Зөлфәт Хамматовлар июнь аенда алтын туйларын билгеләп үтте. Ике яшь йөрәкнең бер-берсен табу тарихы ул чор өчен гади дә, шул ук вакытта кызыклы да.

Әмәкәй сигезьел - лык мәктәбен тәмамлаган Нәфисә туган авылы Әлмәттә терлекчелектә эшли башлый. Бу елларда Бәкәбез егете Зөлфәт урта мәктәптә белем алуын дәвам итә. 1966 елда урта белем турында аттестат һәм тракторчы таныклыгы алгач, ул күршедәге Иске Карамалы авылында яңа гына ачылган машинамелиорация станциясендә тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Тырыш егет тиз арада мөстәкыйльлеген исбатлый һәм үзе тракторчы булып китә. Мелиорация станциясе колхоз-совхозларда төрле эшләр башкара. Өйдән чыгып китеп, эшләгән авылларда фатирда торырга да туры килә. Шундый командировкаларның берсе Нәфисә яшәгән Әлмәт авылына туры килә. Фатирда торуы да Нәфисәләрдә була егетнең. Яшьтәш кыз һәм егет, уртак тел табып, биш ел матур гына дуслашып йөри. Бу вакыт эчендә Зөлфәт тугры тормыш юлдашын гына т ү гел, гомерлек хезмәт юлын да таба. Үз тормышын мелиорациядән башка күз алдына да китермәгән егет башта Киров өлкәсе Халтурин шәһәрендә шушы юнәлештә техникум тәмамлый, аннан, эшли-эшли, югары белем ала. Ә гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Аларны тәрбияләү, Зөлфәтенең тынгысыз хезмәтендә арка терәге булу Нәфисә җилкәсенә төшә.

Чирмешән, Мөслим, Сарман районнары мелиорация тармагы Зөлфәт Хамматов исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. Мөслимдә ул район Башкарма комитетының капиталь төзелеш идарәсендә мелиорация буенча баш инженер булып эшли. 1977 елда такыр басуда мелиорация оешмасына нигез салуны аңа йөклиләр. 1981 елдан Зөлфәт Хамматовның тормыш юлы күрше Сарман районы белән бәйле. Монда ул ПМК “Мелиорация” оешмасын җитәкли. Бүгенге көнгә кадәр шул вазыйфада, яраткан хезмәтендә ул. Районнан районга күченәкүченә, көнне төн белән бәйләп эшләгән чорларда гомерлек тормыш юлдашы Нәфисәсенең күңел җылысын тоеп, гаиләсенең ныклыгына сөенеп эшли Зөлфәт абый. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәләре дә куанычлы: ул Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән “Агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен” көмеш медаленә, “Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының атказанган мелиораторы” исемнәренә, күпсанлы медальләргә һ.б лаек булды. Күптән түгел бу бүләкләргә “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен” ордены медале дә өстәлде.

Оештыру сәләте, коллектив белән уртак тел табып эшли белү, җаваплылык кебек сыйфатларны Нәфисә апа һәм Зөлфәт абый балаларында да тәрбияләгән. Уллары Радик, Алмаз, кызлары Зөлфия, тормышта үз юлларын табып, намуслы хезмәт куялар. Балалар әти-әниләрен хөрмәт итеп, туганлык җепләрен саклап яши, буш вакытлары булу белән, булмаса, кырык эшләрен кырык якка ташлап, әти-әнисе яшәгән йортка ашыгалар. Кадерлеләренең алтын юбилейларына да алар әти-әниләре яшәгән нигезгә җыелдылар, гаилә бәйрәмен матур истәлек булып калырлык итеп билгеләп үттеләр.

Сарман районы башлыгы Ф. Хөснуллин Хамматовларны тәбрикли

Альбина Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев