Хатын-кызларның пенсия яшен ирләрнекенә караганда күбрәк арттырылуның сәбәбен әйттеләр
Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин ни өчен хатын-кызларның пенсия яше 5 елга түгел, ә 8 елга арту сәбәбен аңлатты. Аның фикеренчә, "бәхеткә" хатын-кызлар озаграк яши икән.
Бу хакта Татар-информ РБКга сылтама белән хәбәр итә.
Топилинның сүзләренчә, бу - бөтен дөньяга хас вазгыять, һәм башка барлык илләрдә дә пенсия яшен шулай көйләү бара.
Моңа кадәр кемнәрнең пенсиясе артачагы турында хәбәр ителгән иде.Гаилә тормышында авырлык күбрәк хатын-кызлар җилкәсенә төшкәнгә күрә, Хөкүмәт яшь аерымлыкларын саклады, ди Топилин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев