Кем бердәнбер?
Балигъ булмаган баланың бердәнбер атасы (анасы) статусы ул – 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларга түләү өчен керем булмауның объектив сәбәбе.
Аннан файдалану өчен өч сәбәп бар: икенче ата (ана) үлгән яисә кайда булуы билгесез дип суд тарафыннан танылган; туу турында таныклыгында атасы күрсәтелмәгән; туу турындагы таныклыкка әтисе әнисе сүзләреннән язылган. – Аерылу факты әнине бердәнбер итми. Әтисе исән һәм документларда күрсәтелгән икән, нульле керем өчен объектив сәбәп юк, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. – Баланың анасы кияүдә булмаса да атаның туу турындагы таныклыкта күрсәтелүкүрсәтелмәве һәм исән булу-булмавы мөһим. Атасы билгеләнгән булса, әнинең бердәнбер статусы булмаячак. Ата-ана икесе дә исән булган очракта да түләүне алырга мөмкин. Яңа кагыйдәләр нигезендә ялгыз ата-ана булу мәҗбүри түгел. Бердәнбер ата(ана) статусы нульле керемне нигезләргә ярдәм итә, башка бернәрсәгә дә тәэсир итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев