Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәҗә тотучыларга субсидия кайчан бирелә?

Беренче яртыеллыкта сыер асрау­чыларга субсидияләр бирелде. Тик кәҗә тотучыларга, акча тиеш булса да, бирелми калды. Моның сәбәбе нидә икән?  Мәрьям Гарипова,  Саба районы.

       Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аңлатуынча, субсидия суммасын сораган вакытта барысы да исәпкә алынып бетмәгән. 

       – Гадәти елларда шәхси хуҗалык­ларга булыша торган ярдәм суммасы 360 млн иде. Инде быел, сөт бәясе кимү   сәбәпле, савым сыерларына ярдәмне көчәйтик дигән исәп белән эш иттек. Бер генә сыер тоткан кеше аны үз ихтыяҗларына гына куллана, сөт сатасы юк. Сөт бәясе аларга йогынты ясамый дип, 1 литр сөткә 2 сум дип утырттык. Ике-өч сыер асраучыга – 3 мең сум, өч баштан артса, һәр сыерга 4әр мең сум күләмендә субсидия билгеләдек. Күрәсең, сумманы сораган вакытта санап бетермәгәнбез. Акча берникадәр җитми калды да, без кәҗә асраучыларга икенче төрлерәк караган кебек килеп чык­ты. Әмма беренче яртыеллыктагы җитешсезлекне дә төзәтеп, икенче яртыеллыкта кәҗә асраучыларга тиешле сумманы җиткерәчәкбез, – диде ул, әлеге сорауга җавап итеп. 

фото: svoya-izba.ru

ЧЫГАНАК: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/k-totuchylarga-subsidiya-kaychan-birel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев