Изге җомга иртәсендә
Атнаның җомга көне - гадәти көн түгел, ул ислам динен тотучылар өчен бәйрәм көн, аллаһны зурлау коне
Бу хакта Коръән аятьләре һәм Аллаһы Тәгалә илчесе хәдисләре ачык сөйли, - дип башлады үзенең әңгәмәсен, интернат- йорт директоры Г.Г. Шакирянова тарафыннан очрашуга чакырылган, Мөслим районы имам-хатибы Илгиз хәзрәт. Илгиз хәзрәт үзенең телгә осталыгы, күркәм килеш-килбәте, ачык йөзе белән һәркемнең күңеленә үтеп керә алды. Корьән аятьләрен тормыш ситуацияләре белән бәйләп аңлатуы барлык катнашучылар игътибарын җәлеп итте. «Һәр кеше тормышында иң мөһим нәрсә - ул шөкер итү”, - диде, Илгиз хәзрәт. Әйе, интернат-йортта яшәүчеләр аңлыйлар: алар бүген гаиләләре белән түгел, балалары белән түгел, әмма, аларны тәрбияләүчеләр бар, якты бүлмәләре, җылы ашлары бар, гәпләшеп алырга күршеләре бар. Авыр тормыш шартларына юлыгучылар өчен иң мөһиме шул түгелме соң?
Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев