Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәнсеф, Үрәзмәт, Октябрь авылы халкы көзгә ялтырап торган асфальт юлдан йөриячәк

Районыбызда юлларны төзекләндерү дәвам итә. Иске Сәет, Үрәзмәт, Тат. Бүләр юнәлешләрендә эш кайный. Биредә “Татавтодор” җәягыятенең Минзәлә филиалы эшчеләре юл төзелеше һәм ремонт алып бара.

       Актаныш-Мөслим юнәлешендәге 4 километр арада узган ел башланган төзекләндреү эшләре дәвам итеп, асфальт өслекнең икенче каты салына. Мөслим – Иске Сәет юлында да асфальт өслекнең икенче катын җәю бара. Әлеге юлның озынлыгы 11,7 километр тәшкил итә. М-7 юлының “Волга” – Иске Айман – Октябрь юлының Тат. Бүләр – Үрәзмәт юнәлешендә 6,12 километр озынлыкта реконструкция эшләре бара.


       – Иске Сәет юнәлешендә юл салу эшләрен язга чыгу белән башлаган идек. Үрәзмәт һәм Тат. Бүләр авыллары арасындагы юлга асфальт түшәү өчен өслек әзерләү дә дәвам итә. Бу эшләр тәмамлангач, Тат. Бүләр авылы урамында – 1,2 километр, Иске Сәет авылында – 2 километр, Үрәзмәт авылы урамында 900 метр озынлыкта асфальт юл салыначак, – ди Минзәлә филиалының Мөслим участогы юл мастеры Нияз Шәймиев. 
       Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов та соңгы елларда юллар төзелеше буенча күп эшләнүен билгеләп үтте:
       – Авыл җирлекләрендә юллар проблемасы авырткан җир булды. Шөкер, соңгы өч-дүрт елда, ниһаять, әлеге проблеманы чишү өчен мөмкинлекләр бирелә башлады. Республика программалары, халыктан җыелган үзара салым акчалары әлеге юнәлештә эш алып барырга зур ярдәм итә. Узган ел Яңа Сәет урамына асфальт җәелгән иде. Быел җирлекнең тагын ике авылы асфальт юллы булачак. Җирлек халкы исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез.


       Бүген юл төзелешләре барган участокларда биш дистәдән артык кеше, шулкадәр үк техника эшли. Көннәр коры торганда юлчылар иртәнге 7.00 сәгатьтән кичке 7гә кадәр хезмәттә. Эш барышында юлчылар сигез урында яңа суүткәргеч торба да урнаштырачак икән. Төзелеш эшендә кулланылучы барлык материаллар да кыштан ук тупланган. Юл эшләренбилгеләнгән вакытка тәмамлауны максат итеп эшли юлчылар. Исәнсеф, Үрәзмәт, Октябрь авыл җирлекләрендә яшәүчеләр көзгә үк ялтырап торган асфальт юллардан йөриячәкләр, дип вәгъдә итә алар.
Юл эше сезонлы хезмәт дияргә яратсалар да, бүген юлчылар ел әйләнәсе киеренке хезмәттә. Кышынюлларны кардан арындыру, язын-көзен чистарту белән шөгыльләнсәләр, җәй – алар өчен урак өсте. “Без салган юллардан райондашларыбыз исән-имин йөрсеннәр, юлларда һәрвакыт иминлек булсын”, – ди юлчылар. Теләкләрегез кабул булсын!

       Фәридә Гайнетдинова. 
Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев