Интеллектуаль олимпиада узды
Әлеге уенда районның 5 урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 9-11 сыйныф укучылары катнашты.
Бүген "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль олимпиадасының муниципаль этабы узды. Әлеге уенда районның 5 урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 9-11 сыйныф укучылары катнашты.
- I урынны Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, II урынны Мөслим лицее, III урынны Мөслим гимназиясе командасы яулады, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев