Имтиханнар башланды
24 майда “Соңгы кыңгырау” бәйрәме уза. Укулар 31 майга кадәр дәвам итә. 1 июньнән җәйге каникуллар башлана.
9 сыйныфлар өчен имтиханнар 16 майда башланды. Бу көнне 33 укучы сайлап алган фән – туган (татар) теленнән сынау тотты. 9 сыйныфлар икенче имтиханны 19 майда инглиз теленнән тапшыра. Әлеге фәннән имтихан сайлаган алты укучы сынауны Актаныш районына барып тапшырачак. Мәҗбүри булган математика һәм рус теленнән имтиханнарны быел 9 сыйныфны тәмамлаучы 187 укучы тапшырачак.
11 сыйныфларның беренче имтиханы 26 майга билгеләнгән. Бу көнне 13 укучы сайлап алган фәннәр – химия, география һәм рус әдәбиятыннан имтихан тапшырачак. Рус теленнән БДИ 30 һәм 31 май көннәрендә үтә. 2 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары –профиль дәрәҗәсендәге математика, 3 июньдә база дәрәҗәсендәге матема тикадан имтихан тапшырачак. Соңгы имтихан 20 июньдә информатика буенча узачак. Имтихан тапшыру өчен резерв көннәр 9 сыйныфлар өчен – 4-9 июльгә, 11 сыйныфлар өчен 23 июнь-2 июльгә билгеләнде. Чыгарылыш кичәсе 24 июньнән соң булыр, дип көтелә.
Журналистлар өчен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында үткән брифингта 2022 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелде. Быел дәүләт имтиханнары гадәти режимда үтә. Быелдан башлап, бердәм дәүләт имтиханнары федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп үткәреләчәк. Контроль-үлчәү материалларындагы үзгәрешләр төрле типтагы мәгълүмат белән эшләү дәрәҗәсен тикшерү максатын күздә тотып төзелгән. Күпчелек биремнәр җавапларны аргументлар белән аңлатып бирүне, анализ күнекмәсе булуны таләп итә. Шул сәбәпле имтиханнарның вакыт буенча дәвамлылыгы да үзгәрде (кайбер фәннәрнеке киметелде, кайберләренеке арттырылды). Имтихан материалларын интернет аша кабул итү, бланкларны имтихан кабул итү пунктларында сканер аша уздыру кебек процедураларда да үзгәрешләр бар. Быелгы имтихан нәтиҗәләрен укучылар РФ дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша да белә алачак. Имтихан нәтиҗәләре буенча апелляция бирү һәм аларны карау процедурасы үзгәрешсез калды.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев