Илшат Мөхәммәтдинов рәсеме өлкәннәр көнендә югары бәяләнде
Әлеге чара тәҗрибәләре, тырыш хезмәтләре һәм зирәклекләре белән республикабызның чәчәк атуының нигезе булган өлкән буынга багышлана
Район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәребез төрле чараларда актив катнашалар һәм аларны хөрмәтләп аларда катнашырга да чакырып торалар.
Мөслим интернат-йортында тәрбияләнүче Илшат Мөхәмәтдинов бүген Казан шәһәрендә узучы чарада катнаша:
“Халыкара өлкәннәр көнендә, уникаль осталык үзәгендә искиткеч чара уза. Әлеге чара тәҗрибәләре, тырыш хезмәтләре һәм зирәклекләре белән республикабызның чәчәк атуының нигезе булган өлкән буынга багышлана. Чара узучы залда ветераннарның кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды. Биредәге һәр экспонат күңел һәм бай тормыш тәҗрибәсен тәкъдим итә. Мине аеруча Мөслим интернат-йортыннан килгән кунагыбыз - рәссам Илшат Мөхәммәтдиновның эшләре дулкынландырды” – дип яза ТР хезмәт Мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Илшат Мөхәммәтдинов1962 елда Тамьян авылында туган, Лениногорск педагогия училищесының сызым, рәсем укытучысы белгечлеге буенча бүлеген тәмамлый.
Ерак Көнчыгышта армиядә сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, күп еллар район мәдәният йортында рәссам-бизәүче булып эшли. Аның талантын Бөтенроссия һәм республика конкурсларында югары бәялиләр. Ә быел ул “Минем Тукай” Бөтенроссия иҗат конкурсында III урынны яулаган.
Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан.
Нет комментариев