Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Удачина балаларга "Ал җилкәннәр" повестеннән өзек укыды

Акциядә катнашучыларның иң яхшы эшләре махсус призлар белән билгеләп үтеләчәк һәм ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленнән бүләк алачак.

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ведомство хезмәткәрләре 25 майда старт алган «балаларга бергә укыйбыз» Республика акциясендә катнаштылар.

Балалар омбудсмены Александр Гринның "Ал җилкән" повестеннән өзек укыды.

Акциягә беренчеләрдән булып мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кушылды. Ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыды.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Балалар бик теләп рус әдәбиятының әсәрләрен һәм әкиятләрен әбиләр, әниләр, сеңелләре һәм абыйлары белән  бергә укыйлар.

Акциядә катнашыр өчен автор яраткан балалар китабы, шигырь, хикәя, әкият укып, видеоны Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә 20 августтан да соңга калмыйча #читаемдетямрт хэштегы астында урнаштырырга тиеш.

Акциядә катнашучыларның иң яхшы эшләре махсус призлар белән билгеләп үтеләчәк һәм ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленнән бүләк алачак.

«Балаларга бергә укыйбыз» Республика акциясе Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев