Гадәти режимда
“Әлмәт электр челтәрләре” җәмгыятенең район бүлеге хезмәткәрләре бер атна карантинда булганнан соң, гадәти эш режимына күчте.
Кулланучылар белән эшләү пункты һәм инженер-техник хезмәткәрләр “удаленка”да эшләсә, энергетиклар электр линияләренә техник хезмәт күрсәтә. Бу эшне линияләрне аермыйча башкару максат итеп куелды. Оешма хезмәтчәннәре май аенда капиталь төзелеш һәм ремонт эшләрен башлаячак.
Нет комментариев