Фазлыева идарәче компанияләрне подъездларны эшкәртү буенча эшне активлаштырырга чакырды
Подъездларны дезинфекцияләүгә кагылышлы иң күп сораулар Казан һәм Чаллы халкында туды.
ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева идарәче компанияләрне һәм ТСЖларны подъездларны санитар эшкәртү буенча эшне активлаштырырга чакырды. Халык бу эшнең нәтиҗәсен күрергә тиеш, дип белдерде ул.
"Идарәче компанияләр подъездларны эшкәртү буенча эшне активлаштырырга тиеш. Ничек кенә авыр булмасын, моны барыбер эшләргә туры киләчәк. Эшкәртмәү нәтиҗәсендә зарарлану булырга мөмкин", – диде ул.
Подъездларны дезинфекцияләүгә кагылышлы иң күп сораулар Казан һәм Чаллы халкында туды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев