Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр. Макарон пешерү серләре

Әгәр бүлмәгездә ак синтетик челтәр бар икән, аны юып киптергәндә кояш нурлары төшмәслек җиргә элегез. 

Челтәрләр 
Әгәр бүлмәгездә ак синтетик челтәр бар икән, аны юып киптергәндә кояш нурлары төшмәслек җиргә элегез. 
Кер юу 
Кайбер тукымаларны аерым юарга кирәк. Кер өчен капчыкларны кибеттән алырга ашыкмагыз, моның өчен гап-гади юрган тышлыгы да бара. 
Макарон пешерү 
Ваграк макаронны пешеп чыкканчы кайнатмагыз. Су кайнап чыккач, макаронны салып болгатыгыз да, газны сүндереп, кәстрүл капкачын каплагыз. 10 минуттан әзер булачак. 
Һаваны сафландыру 
Ислемаегыз беткәч, аның флаконын ташларга ашыкмагыз. Дозаторын алып, флаконга су салыгыз һәм шунда берничә агач таякчык тыгып куегыз. Алар хуш исле дымны сеңдереп, һавага таратып торачак.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев