Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ФАС хезмәткәрләре – Мөслимдә

Мөслимгә эшлекле сәфәр белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте идарәсенең ТР буенча идарәсенең контроль сатып алулар бүлеге җитәкчесе Алмаз Яфизов һәм идарәнең пресс-секретаре Оксана Ефимова килде.

Идарә вәкилләре Мөслимдә гражданнарны кабул иттеләр. Гражданнарны кабул итү төгәлләнгәч идарә вәкилләре “Август-Мөслим” агрофирмасында һәм “Агромастер” җитештерү компаниясендә булдылар. Кунакларыбыз аларның да эшенә яхшы бәя бирделәр. А.Яфизов һәм О. Ефимова Мөслим лицеенда 10-11 сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрделәр. Дәрес барышында укучылар Федераль монополиягә каршы хезмәтнең (ФАС) ни белән шөгыльләнүе, аның юнәлешләре хакында фикер алыштылар. Бергәләп “нәрсә ул көндәшлек“, “әйбергә бәя нәрсәләрдән туплана“, “кемнәр алар монополистлар“ кебек сорауларга җаваплар эзләделәр. ФАС идарәсе тарафыннан каралган эшләр турындагы видеороликлар укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев