Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләр  җыены узды

Җыенны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Ильясов алып барды.

Бүген күпфункцияле үзәктә район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге тарафыннан оештырылган эшмәкәрләр  җыены узды. Анда төрле юнәлешләрдә эшләүче шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклар җитәкчеләре, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр катнашты. Җыенны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Ильясов алып барды. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. Төрле килешүләр төзү, салымнар, касса аппаратларын куллану һәм салым системасындагы яңалыклар белән таныштылар.  Җыенда ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондының Мөслим районындагы региональ вәкиле Гүзәл Сәетгалиева һәм 11 санлы Түбән Кама салым инспекциясе вәкилләре катнашты һәм сорауларга җавап бирде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев