Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дустың булса, шундый булсын!

Р. Фәхретдин “Дуслык дәвам иткән вакытта гына ныгый бара” дигән. Чыннан да, дуслар бик күп була. Ләкин дуслык хисләрен озак еллар саклаучылар санаулы гына. Шундый дусларымның берсе – Мөслимдә яшәүче Шакирянова Лиза Мофаздал кызы.

Баек авылында яшәүче Гөлсинә апа һәм Мофаздал абый Сәхипгәрәевләрнең тату гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала Лиза. Беренче класстан бирле бергә укып, мәктәптән соң да дуслык җепләрен өзмичә саклаган, бүгенге көнгә кадәр якын сердәшем булган Лиза күркәм гомер бәйрәмен каршылый. Аның узган гомеренә ике “5”ле куела... Лизаның гомер юлында, гомумән, “5”леләр күп булды. Мәктәптә гел “5”ле билгеләренә генә укыды, комсорг булды. Барлык чараларда башлап йөрүе, матур биюе, моңлы җырлавы өстенә өздереп гармунда уйнавы да дустымның бар яктан да килгәнлеген күрсәтә. 
Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч тә оештыру сәләте, иҗади дәрте ташып торган Лизаны бик тиз күреп алалар. Кыз Роберт Галиев җитәкләгән театр түгәрәгенә йөри, каникулларда республика районнарында һәм башкалада куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкара, институтта узган концертларны алып бара. Дипломлы белгеч хезмәт юлын “Урал” колхозында экономист булып башлый. Фоат Сәхипгәрәев, Рафаэль Камалов, Развит Галиев кебек танылган хуҗалык җитәкчеләре белән эшләп, зур тәҗрибә туплый. Лизаны колхозның комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Ул елларда “Урал” колхозы комсомол оешмасы алдынгылар рәтендә була. Лиза җитәкчелегендә агитбригадалар оештырыла, җирле радиотапшырулар әзерләнә. Алны-ялны белми, булсын дип эшләгән кызны комсомол райкомы Чехословакиягә юллама белән бүләкли. 
Дустымның насыйп яры да якында гына булган икән. Классташыбыз – Дусай авылы егете Рамил Шакирянов белән 1988 елда гаилә корды алар. Яшь гаилә, берничә ел Себер якларында эшләгәннән соң, 1991 елда Мөслимгә кайтып төпләнде. Лиза Татарстан саклык банкына бухгалтер булып урнашты. Тирән белемле, туры сүзле, үз-үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән Лиза 21 ел эшләү дәверендә, өлкән бухгалтер, әйдәп баручы бухгалтер һәм 14 ел баш бухгалтер булып эшләп, зур хөрмәт казанды. Татарстан Саклык банкыннан һәм район хакимиятеннән бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары шул хакта сөйли. 
Кечкенәдән авырлыкларны сабырлык белән үткәрергә өйрәнгән Лиза Шакирянова оптимальләштерү җилләренә дә каршы тора алды. Ике дистә елдан артык эшләгән урынын калдырып, яңа һөнәр үзләштерде. Читтән торып, Казан энергетика университетын тәмамлады. Бүгенге көндә Мөслим электр челтәрләре оешмасында техник аудит буенча инженер вазыйфасын башкара. Эшен җиренә җиткереп башкаручы таләпчән һәм төгәл белгеч җитәкчелек алдында да, хезмәттәшләре арасында да тиз арада хөрмәт казанды. Гомумән, дустым – соклангыч кеше. Тәвәккәл һәм тырыш булуы зур уңышларга юл ачса, максатчан һәм зур ихтыяр көченә ия булуы тормышта үз урынын табарга, хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итте. 
Лиза – гаиләсендә дә үрнәк. Рамил белән берсеннән-берсе акыллы ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Кызлары, әниләре юлын сайлап, Казан энергетика университетын тәмамлады. Гүзәл – Казанда “Электр челтәрләре” компаниясендә беренче категорияле экономист, Лилия Мөслим электр челтәрләрендә өлкән контролер булып эшли. Рөстәм гимназиянең 9 классында укый, хоккей командасы капитаны. 
Лиза белән Рамил әби-бабай булу бәхетен дә татыды – оныклары Әнвәрне сөеп туя алмыйлар. Кияүләре Айратны үз улларыдай якын күреп, бик матур гомер кичерәләр. Туганнары өчен дә олы терәк Лиза, ярдәмчел апа һәм сеңел. Туганлык хакын хаклап яшәүче, якыннарын җыеп-барлап торучы Лиза белән Рамилнең гаиләсеннән кеше өзелми. 
Дустым, үтелгән юлларың матур һәм нәтиҗәле. Ул юл яхшылыклар һәм изгелекләр белән бизәлгән. Киләчәгең дә шундый якты һәм бәхетле булсын. Балаларыңның, туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, Рамил белән тигезлектә, сөенеп-шатланып яшәргә язсын! 
Фәридә Госсамова. 
Баек. 
Фото – Лиза Шакирянованың 
гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев