Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дулкыннар җырын тыңлап

Июльнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Хәрби диңгез флоты көне билгеләнә. 321 еллык тарихы бар илебез флотының. Бәйрәмгә нигез 2006 елда ук салынса да, безнең җирлектә мондый чара әле икенче тапкыр гына үткәрелде.

Ул көнне район үзәгендә флотта хезмәт үткән ир-егетләр җыелды. Алар арасында өлкәннәр дә, тозлы диңгез суын күптән түгел генә татыганнар да бар иде. Мөслимнән Мәкъсут ага Латыйповка озакламый 90 яшь тула. Ул биш ел буе диңгезләр гизгән. Бәйрәм күңелләрне җилкендерде, яшьлек хатирәләрен яңартты, ди ветеран. 
Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов моряк исемен горур йөртүчеләрне район Советы, Башкарма комитеты исеменнән бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Хәрби диңгез флотында хезмәт үтүчеләр хәрәкәте үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте ул. Безнең моряклар да, берләшүләрен раслап, оешманың җитәкчесен сайладылар. Ул – Ринат Исламов. ТРның Яшьләр хөкүмәте аппараты җитәкчесе һәм муниципаль берәмлек депутаты буларак танылган егет болай да бәйрәмне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган. Аның диңгезчеләрне дөрес курс белән әйдәп барачагына шик юк. Аралашу өчен мөмкинлекләр зур, диңгезчеләр социаль челтәрләрдә үз төркемнәрен дә булдырганнар. 
Район үзешчәннәре тәбрикләве дә бик урынлы яңгырады. Җырчы Илдар Сәгъдиев та диңгезләр “кичкән” ир-егет икән, чөнки әтисе армия хезмәтен шушы төр гаскәрләрдә үткән. Кечкенәдән кораблар, суы асты көймәләре турында кызыклы истәлекләр тыңлап үскән ул. Әтисе хәзер дә җае чыккан саен бескозырка киеп узган яшьлек көннәрен искә төшерә, ди. Илдарның диңгезчеләр турындагы җыры җыелучыларның күңеленә хуш килде. 
Мемориаль комплекста хәрби хезмәт елларында вафат булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Аннан соң элеккеге моряклар монументка тәкыялар, кызыл канәферләр салды. 
Мөнирә АРСЛАНОВА. 
Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев