Яңалыклар

«Дәүләт хезмәтләре»ндә саклану өчен «кызыл төймә» барлыкка киләчәк

Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Григоренко хәбәр итте, дип яза РИА Новости

Фото: генерация ChatGPT
Фото: генерация ChatGPT 

 

«Дәүләт хезмәтләре» порталында мошенник гамәлләреннән саклану өчен махсус «кызыл төймә» барлыкка киләчәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Григоренко хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Әгәр кеше аферистлар корбаны булуын аңлаган икән, сервис интернетта әһәмиятле операцияләрне вакытлыча туктатып торырга мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, мошенниклар кулланучы исеменнән акча күчерә яки аның парольләрен үзгәртә алмаячак.

«Төймәгә баскач әһәмиятле онлайн-операцияләр вакытлыча туңдырыла», - дип билгеләде Григоренко.

Аның әйтүенчә, банклар һәм элемтә операторлары хәзер «кызыл төймә»гә тоташа. Сервисны инде быел ук эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

Хөкүмәт шулай ук телефон һәм интернет-мошенниклыкка каршы чаралар өстендә эшне дәвам итә. Цифрлар министрлыгы элегрәк иҗтимагый фикер алышу өчен 20гә якын тәкъдимне үз эченә алган мондый инициативаларның өченче пакетын тәкъдим итте.

Алар арасында – «Дәүләт хезмәтләре»ндә бердәм «Килешү платформасы» булдыру, алдан түләнгән сим-карталарны сатуны һәм аларны турыдан-туры дилерлар аша гына таратуны тыю, шулай ук «смс-рассылкалар» таратуны бары тик элемтә операторлары аша гына уздыру. Григоренко хәбәр иткәнчә, документ әзерлекнең соңгы стадиясендә һәм Дәүләт Думасына көзге сессиягә кертеләчәк.

 


Нет комментариев