Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чикмәнле бәрәңге

Бәрәңгедә клетчатка бананга караганда биш тапкырга күбрәк. Кабыклы бәрәңге эчне катырмый, киресенчә, эч кипкәннән ярдәм итә һәм токсиннарны чыгара. Ул шулай ук холестеринны киметә, кандагы шикәр күләмен көйли.

Чикмәнле бәрәңге – С витамины чыганагы. Ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә, кан тамырларына уңай йогынты ясый, вируслардан, инфекцияле авырулардан коткара. С витамины – көчле антиоксидант, ул ирекле радикалларга каршы көрәшә, организмның вакытыннан алда картаюына каршы тора. Моннан тыш, кабыгы белән пешкән бәрәңгедәге селен матдәсе чикләвек һәм көнбагышка караганда күбрәк. Башка бер генә ризыкта да моның кадәр селен юк. Ул иммунитетны һәм нерв системасын ныгыта, организмның авыруларга каршы тору үзлеген арттыра, матдәләр алмашын яхшырта. Тән тиресе, чәч, тырнакларны матурайта. Әгәр кабыклы бәрәңгене суда пешерәсез икән, аның суын да түгәргә ашыкмагыз. Ул майларны “яндыра”, артриттан коткара, йөрәк авыруларыннан, гипертониядән ярдәм итә.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев