Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чик куелды

Бер ир-атны кабат спиртлы эчемлекләр кулланган көе автомобиль белән идарә иткән өчен хөкем иттеләр.

Район прокуратура­сы Башкортостан Респу­бликасында яшәүчегә карата җинаять эше бу­енча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Суд 39 яшьлек ир-атны Рос­с ия Феде р ация с е Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне кы­луда гаепле дип тапты. Ягъни ул администра­тив җәзага тартылган көе спиртлы эчемлекләр кул­ланган хәлдә автомобиль белән идарә иткән.

Суд утырышында ачыкланганча, 2021нче елның 16 сентябрендә 9 сәгатьләр тирәсендә машина йөртү таны­клыгы булмаган һәм спиртлы эчемлекләр кулланган әлеге зат “Лада Ларгус” машина­сы белән идарә иткән. Мөслим авылының Коо­ператив урамында аны юл хәрәкәте иминле­ге хезмәткәрләре тук­тата. Әлеге зат транс­порт белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән өчен административ җәзага тартылган булган. Шулай итеп машина йөртүченең законсыз гамәлләренә чик куела. Җитмәсә ул медицина тикшерүе үтүдән дә баш тарта.

– Тикшерү барышын­да гаепләнүче үз гаебен таныды, тәүбә итте. Суд аңа 200 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза бир­де, шул ук вакытта ул ике елга транспорт белән идарә итүдән мәхрүм ителде, – ди район про­куроры урынбасары Ли­нар Әскаров.

Карар үз көченә кермәде, дип хәбәр итәләр район прокурату­расыннан.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев