Өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XlV сессиясе үтте
15 декабрь көнне район хакимиятенең актлар залында өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XlV сессиясе үтте. Сессия эшендә ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов катнашты. Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә каралды.
Төп мәсьәлә - Мөслим муниципаль районының 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлы чорына бюджеты турында иде. Барлык мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды һәм карарлар бертавыштан кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев