Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаңгы үзәге ачылды

“Кояшлы Ык” яр буе ял зонасында ял итү өчен мөмкинлекләр арта.

Шимбә көнне чираттагы объект – чаңгы үзәге ачылды. Үзәктә чаңгы, ботинкалар кую өчен урын көйләнгән, ярдәмче бүлмәләр бар, чәй кайнату мөмкинлеге каралган. – Уртак хезмәт нәтиҗәсе буларак, чаңгы үзәге кыска вакытта сафка басты. Бу объект – хөкүмәтебез, Президентыбыз бүләге, – диде район башлыгы Рамил Муллин.  – Объект көн дәвамында чаңгы спортын сөючеләргә хезмәт итәргә тиеш. Чаңгы спортын үз итүчеләр бәйрәм уңаеннан чаңгы юлына басты. Беренче әйләнешкә мәктәп укучылары чыкты. Алардан соң чаңгыга җитәкчеләр, өлкәннәр басты. Шулай итеп сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер старт бирелде.

Мөнирә АРСЛАНОВА. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев