Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне тарихта

30 нчы сентябрь көне белән бәйле тарихи вакыйгалар

1868 — Испаниядә 35 ел идарә иткәннән соң, патшабикә Изабелла II илдән куыла.

1929 — «Би-би-си»ның инглиз хезмәте беренче телетрансляциягә чыга.

1941 — Өченче рейх (Алмания) идарәлеге Мәскәүне алуны максат иткән «Тайфун» операциясен гамәлгә ашыра башлый.

1980 — Исраилдә яңа акча берәмлеге кертелә.

1991 — Татарстан президентының Татарстан Фәннәр академиясен оештыру турында боерыгы чыга.

Бу көнне туган күренекле шәхесләр

1207 — Җәлаләтдин Руми, фарсы телендә язган шагыйрь-суфи.

1707 — Пьетро Ротари, итальян рәссамы.

1891 — Отто Шмидт, математика, астрономия һәм геофизика галиме, Памирны һәм Арктиканы тикшерүче.

1896 — Кәрим Әмири, татар язучысы, драматург.

1896 ― Иван Петров, Советлар Берлеге Каһарманы, армия генералы.

1912 — Саидә Боданинская, кырымтатар җәмәгать эшлеклесе.

1920 — Лазарь Сарьян, композитор.

1923 — Әхнәф Бәйрәмов, татар язучысы.

1929 ― Абдуләхәт Аббасов, Советлар Берлеге Каһарманы, флот контр-адмиралы.

1930 — Люция Фарсина, татар актрисасы.

1935 — Владислав Василевич, ботаника галиме, профессор.

1947 — Хәлил Сәлимов, татар телче-галим.

1970 ― Тереза Камалова, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче.

1987 — Аида Гарифуллина, татар опера һәм эстрада җырчысы.

1994 — Алия Мостафина, гимнастчы, Лондондагы Олимпия уеннары җиңүчесе.

Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр

1943 — Мөхәммәт Җиһангиров, Советлар Берлеге Каһарманы.

1985 — Симона Синьоре, француз киноактрисасы.

1999 — Григорий Абызов, инженер, хәрби, Советлар Берлеге каһарманы.

1999 — Ширияздан Сарымсаков, татар режиссеры.

2013 — Камил Дәүләтшин, татар әдәбияты белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев