Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1973 ел
31 май
Агитпункт – пропаганда үзәге
Һәр атнаның җомга көнендә сайлаучылар белән түгәрәкләр уздырабыз. Анда сайлаулар турындагы Положение аңлатылды. Депутатлыкка кандидатлар белән таныштырылды. 167 яшьлек депутат Ширали Мислимов турында әңгәмә, КПССның ХХIV съезды материалларына багышланган лекция сайлаучыларда уңай тәэсир калдырды.
Х. Фәттахова,
район китапханәсе мөдире.
Солдат озату
Иске Вәрәш клубында Мөхтәр Хафизов, Хәким Авзаловның Совет Армиясе сафларына китүенә багышланган яшьләр кичәсе узды. Егетләргә бүләкләр бирелде, авылдашлары аларга уңышлар теләде. Ике егет тә армиядән авылга кайтачакларын әйтте, илебезне уяу саклаячакларына ышандырды.
Ф.Баһаветдинов.
1 июнь
Пионерлар алгы сафта
Район пионер оешмасы 25 дружина һәм 168 отрядны берләштерә. Бүген 4558 яшүсмернең күкрәген кызыл галстук бизи. Барлык пионер отрядларында сборлар үтте. В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 51 ел тулу уңае белән рапортлар бирелде.
Г.Шәмсиева,
Р.Низамова.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев