Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
13 апрель
Әтием истәлегенә
– Безне Майданек концлагерена алып бардылар, – дип яза әтиебез. – Анда күргәннәрне кайткач сөйләрмен. Бу лагерьда балалар бик күп булган. Немецлар аларның каннарын алганнар һәм үзләрен соңыннан крематорий мичендә яндырганнар. Лагерь тирәсендә – Мөшеге таулары кадәр өелгән балалар аяк киемнәре һәм уенчыклары. Ә икенче якта хатын-кызлар чәчләре өелгән. Фашистлар аннан матрацлар ясаганнар. Без, ирләр, түзә алмыйча еладык.
16 апрель
Безнең көндәлек
15 апрельгә район буенча 584 гектарда уҗым тукландырылды. Аның 345 гектары “Кызыл Октябрь” колхозы өлешенә туры килә. 1883 гектарда күпьеллык үләнгә минераль ашлама кертелде.
18 апрель
Олы бүләк рухландыра
Узган елда терлек азыгы җитештерүне арттыру һәм аның сыйфатын күтәрү, азык хәзерләү заданиеләрен уңышлы үтәү буенча республика социалистик ярышында Октябрь сигезьеллык мәктәбе икенче урынны яулаган иде. Коллективка КПСС өлкә комитетының һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамотасы тапшырылды.
Мәктәп директоры Р. Солтанов сөйли:
– М. Горький исемендәге колхозга узган ел шактый ярдәм күрсәттек. Укучылар көче белән 2614 тонна азык тупланды. Бу – бер кешегә 52 тонна дигән сүз. Безнең кулдан үткән силос, сенаж, үлән оны бары тик югары сыйфатка ия булды...
18 апрель
Тынычлап калганнар
Чәчүлек орлык – игенченең алтын фонды. Элек-электән ул аны күз карасы кебек саклаган, чәчүгә кадәр һәр бөртеген диярлек кат-кат тикшереп, эшкәртеп әзерләгән. Ә менә “Нектар” совхозында быел моның киресе күзәтелде. Барлык культураларның диярлек орлыгы соңгы көннәргә кадәр юньләп чистартылмады, калибрланмады, хәтта орлыкчылык инспекциясе лабораториясенә чынбарлыкны ачыкларлык итеп тикшерүгә китерелмәде. Инспекция работниклары һәм халык контролерлары ахырда хәлне урынга барып тикшерделәр. Нәтиҗәдә бу өлкәдә чын мәгънәсендә хуҗасызлык яшәп килүе ачыкланды.
Партия чакыруы
Хезмәт ияләренең Халыкара бердәмлеге, теләктәшлеге көне – 1 Май якынлаша. Партиябезнең ХХVII съезды, КПСС Үзәк Комитетының аннан соңгы Пленумнары карарларын тормышка ашыра барып һәм Бөек Җиңүнең 40 еллыгын каршылап, совет кешеләре, шул исәптән районыбыз хезмәтчәннәре, быел аңа аеруча күтәренкелек, политик тупланганлык шартларында киләләр. Бүген һәркайда бәйрәм хөрмәтенә алган социалистик йөкләмәләрне, унберенче бишьеллык планнарын үтәү һәм арттырып үтәү өчен көрәш бара.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев