Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1973 ел. Кирпечләрдән шатлык өябез Безнең коллектив бик яшь. Оешуына сентябрьдә нибары ел тула. Шушы кыска вакыт эчендә шактый эш башкардык. Иң элек ПМКның базасын кордык. Аннан инде төзелешне район эчендә җәелдердек. 22 квартиралы ике, 8 квартиралы бер йорт эксплуатациягә бирелү алдында. Кинотеатр бинасының стеналары салынып бетте. Үзәк котельный әйбәт тизлектә төзелә. “Трудовик”, “Шуган” совхозларында, “Маяк” колхозында шактый корылма сафка бастырылды яки нигез салынды. Римма Сәхәбиева, профсоюзның җирле комитеты председателе.

12 июль
14 июль
Үлән оны хәзерлибез

АВМ-0,4 агрегатын өч сменада эшләтәбез. Бирегә иң тырыш кешеләр билгеләнде. Әхмәгаян Хәмәев, мәсәлән, үлән оны хәзерләүдә икенче ел эшли. Смена саен 3-4 тонна кыйммәтле азык хәзерли. Хәзер складларга 92 центнер витаминлы үлән оны саклауга куелды. 
Ф.Хөсәенова, 
Киров исемендәге колхоз. 

 

19 июль
Уңганнар эшли биредә

Район азык комбинаты яртыеллыкта 195 мең сумлык продукция сатарга тиеш иде. Планны 103,2 процентка үтәдек. Бу күрсәткечкә прәннек пешерү цехы зур өлеш кертте. Монда “Мятный”, “Северный”, “Лимонный”, “Воронежский” сортлы прәннекләр пешерелә. 
З.Морзаханова,
КПСС члены.   

 

24 июль
Авыл мәктәбенә – гомуми кайгырту

Соңгы елларда районда мәктәп төзелеше киң колач алды. Тат.Бүләр, Баек, Михайловка урта, Вәрәшбаш, Метрәй сигезьеллык һәм Шуганка башлангыч мәктәпләре эксплуатациягә бирелде. Бу уку елында Үрәзмәт, Ташъелга, Иске Сәет авылларында яңа мәктәп биналары үз ишекләрен ачачак. Октябрь һәм Яңа Усыда сигезьеллык мәктәп биналары торгызыла. 125 урынлык интернат төзелде. Тат.Бүләр, Баек, Түбән Табын, Симәк авылларында укытучылар өчен квартиралар төзелә. Кайбер чакта мәктәп һәм мәктәп яны корылмалары төзүне алып барган төзелеш оешмалары эшкә аяк чала. Мәсәлән, Үрәзмәт урта мәктәбен төзү “Татколхозстрой”ның төзү-монтаж идарәсе гаебе белән 12 елга сузылды. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев