Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1973 ел
26 июнь
Мөслимлеләр бәйрәм итте
Хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты председателе Г.Х.Хафизов тәбрикләү рече белән чыга һәм Сабантуйны ачык дип белдерә. Узган елгы мәйдан батыры – “Кызыл Октябрь” колхозы шоферы Шамил Хәнипов Сабантуй флагын күтәрә. Аннары яшьләрнең район фестивале лауреатларына почет ленталары тагу тантанасы булды. ВЛКСМ райкомының беренче секретаре И.Х.Низамов район партия комитетына рапорт бирде. Район Сабантуе батыры исеме өчен А.Галиев һәм Ш.Хәнипов көрәшә. Алыш Шамил файдасына төгәлләнде. Юртаклар узышында “Урожай” колхозыннан Фатих Харисовның Ланцет исемле юртагы җиңде. Чабышкылар ярышында М.Вахитов исемендәге колхоздан Луч (Фирдәвес Вәлиев) алдын булды.
В.Бустеряков.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев