Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1973 ел
14 апрель
Контролерлар – эшкә
Халык контроле төркемнәре һәм постлары, авыл хуҗалыгы идарәсе, колхоз һәм совхоз белгечләре алдында тагын бер мәсьәлә тора. Шушы айда ашламаларны саклау, төяү, бушатуның торышын билгеләү буенча вакытлы тикшерү булачак. Шунлыктан колхоз-совхоз һәм “Сельхозтехника”ның район берләшмәсе контролерлары минераль ашламаларны үз вакытында кайтарту, төяү, бушату, транспорт белән тәэмин итү графигының үтәлешенә, ашламаларның сакланышына, дөрес учет булдыруга, үлчәү хуҗалыгының эшенә ныклы күзәтчелек итәргә тиеш.
З. Хәбибуллин, халык контроленең район комитеты рәйсе.
Зачет тәртибендә
Район хастаханәсе партия оешмасы каршында марксизм-ленинизм нигезләре мәктәбендә 46 кеше белемен арттыра. Алар фәнни коммунизм өйрәнделәр. Шушы көннәрдә йомгаклау дәресе булды. Ул зачет бирү тәртибендә узды.
Р.Сәетов.
17 апрель
Кырлар хроникасы
Соңгы өч көндә тагын биш хуҗалык иртә культуралар чәчүгә кереште. “Кызыл октябрь”, Фрунзе исемендәге, Киров исемендәге колхозлар, “Трудовик” ОПХ, “Шуганка” терлек симертү совхозы борчак, бодай чәчәләр. Район буенча ул 1210 гектарда (16 апрельгә) уздырылды. Районның унбер хуҗалыгында дым каплау бара. Механизаторлар 22446 гектар мәйданда туңга сөрелгән җирләрне тырмаладылар инде.
5 май
Район Беренче майны билгеләп үтте
30 апрельдә кичен район культура йортында район җәмәгатьчелеге вәкилләренең хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне – Беренча майга багышланган тантаналы җыелышы булып үтте. Җыелышта район Советы башкарма комитеты председателе Г.Х.Хафизов доклад белән чыкты. Беренче майда район үзәге хезмәтчәннәренең бәйрәм демонстрациясе булды. Колонна урамнардан үткәннән соң, Калинин исемендәге Культура һәм ял паркына тантаналы митингка килде. Анда КПСС райкомының беренче секретаре Р.Х. Хәбибуллин котлау рече белән чыкты. Аннары зур концерт булды.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев