Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә.1985 ел

Җәйге вакытка күчү СССР Бердәм вакыт һәм эталон ешлыклар дәүләт комиссиясе 31 мартта, якшәмбе көнне, Советлар Союзының бөтен территориясендә җәйге вакыт кертеләчәген хәбәр итә. Җәйге вакытка 31 мартта төнге сәгать 2дә сәгать угын бер сәгать алга җибәрү белән күчелә. 

1985 ел

28 март 
Җәйге вакытка күчү
СССР Бердәм вакыт һәм эталон ешлыклар дәүләт комиссиясе 31 мартта, якшәмбе көнне, Советлар Союзының бөтен территориясендә җәйге вакыт кертеләчәген хәбәр итә. Җәйге вакытка 31 мартта төнге сәгать 2дә сәгать угын бер сәгать алга җибәрү белән күчелә. 

4 апрель
Җавап бирегез
5 апрель көнне район үзәгендә Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары һәм колхоз-совхоз, учреждение, предприятие һәм оешма вәкилләре катнашында зур митинг үткәреләчәк. Биредә хәрби реликвия – сугыш башында Татарстан территориясендә төзелгән 352нче укчы дивизиянең 1160нчы укчы полкының сугышчан Байрагы белән очрашу була. Ул “Колос” кинотеатры каршындагы мәйданда иртәнге 10 сәгатьтә башлана. Районыбызның барлык сугыш, хезмәт ветераннарын, җәмәгатьчелек вәкилләрен митингка чакырабыз. Бу байрак астында сугышкан фронтовиклар белән очрашуга аеруча шат булачакбыз.
ВЛКСМ райкомы.
“Эзләнү” операциясе штабы. 

Җирдә тынычлык өчен!
Тынычлыкны ныгыту хакына хезмәт урыннарында тырышлыкны арттыру белән бергә, Тынычлык фондын тулыландыруга да өлеш кертергә карар кабул ителде “Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсе митинг-җыелышында. Һәр эшче-хезмәткәр март ае хезмәт хакыннан шул фондка кимендә 3 сум акча кертергә булды. Узган ел “Урожай” колхозыннан Тынычлык фондына 2372 сум, моның өстәвенә Исәнсеф авыл советы башкарма комитетыннан 138 сум акча керде. Шуңа бәя буларак, урожайлыларның күпсанлы бүләкләренә тагын бер олы бүләк – республикабызның Тынычлыкны саклау комитеты Почет грамотасы өстәлде. 
С. Бакиев,
Совет Тынычлык фондының район бүлеге 
члены. 
Өченче урында
Мамадыш шәһәрендә татар милли көрәше буенча яшүсмерләр арасында “Хезмәт резервлары” ирекле спорт җәмгыятенең Татарстан өлкә советы беренчелегенә финал ярышлары узды. Безнең район данын 94нче авыл профессиональ-техник училищесы укучылары яклады. Спортчыларыбыз өченче урынга чыктылар. Шәхси беренчелектә иң югары күрсәткечкә Фәрит Кәрамов иреште. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев