Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980 ел

Мелиораторлар эштә 
Безнең 13нче номерлы механикалаштырылган күчмә колоннасы хезмәтчәннәре мелиорацияләүнең киң масштаблы программасын тормышка ашыралар. 
Мәсәлән, узган ел гына без 675 гектар мәйданда сугарулы участокны файдалануга тапшырдык. Колхоз һәм совхоз территорияләрендә буалар төзедек. Бүгенге көндә ике бригада хәрәкәттә. Коммунист С. Фәррахов җитәкчелегендәге коллектив “Татарстан” колхозындагы 209 гектарлы сугару системасын төзи... 
Икенче бригада Калинин исемендәге колхозда 2 миллион 90 мең кубометр сыйдырышлы Ольгино буасы төзи. 
Савымчылар 
слеты 
5 июньдә савымчылар һәм терлекче-көтүчеләрнең традицион район слеты булды. Ул Куйбышев исемендәге колхозда узды... май ае йомгаклары белән җиңүчеләргә күчмә Кызыл байраклар һәм вымпеллар тапшырылды. 
*** 
Шушы ук көнне биредә икенче истәлекле вакыйга булды – слетта... районыбызга торак пунктларын төзекләндерү һәм санитария торышы буенча социалистик ярышта беренче кварталда җиңеп чыккан өчен РСФСР Министрлар Советы һәм ВСЦПСның күчмә Кызыл байрагы тапшырылды. 
Укучылар ярдәме 
Мөслим урта мәктәбе коллективы шикәр чөгендере игүдә һәр елны Киров исемендәге колхозга зур ярдәм күрсәтә. Менә быел да җәйге каникул башлану белән укучылар татлы тамыр плантациясенә килделәр. Алар карамагында – 50 гектар чәчүлек. Механизаторларыбыз аңарчы плантацияне яхшылап тәрбияләделәр. 
Укучылар үсентеләрне сирәкләү эшен яхшы сыйфат белән башкаралар. Колхоз идарәсе укучыларга җитештерүчән хезмәт өчен уңай шартлар тудырды. Күрше авыллардан килүчеләрне автобус барып ала, көндез кайнар аш әзерләнә. 
Д. Хафизов. 
Газетаның тиражы татарча – 6027, русча – 955 данә. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев