Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

Истәлек байрагы тапшырылды 
Унынчы бишьеллык заданиеләрен һәм Татарстан АССРның 60 еллыгы хөрмәтенә кабул ителгән социалистик йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен район үзәк больницасы КПСС өлкә комитеты, ТАССР Министрлар Советы, профсоюзлар өлкә советы һәм ВЛКСМ өлкә комитетының Истәлек байрагы белән бүләкләнгән иде. Шушы көннәрдә район мәдәният йортында Истәлек байрагын тапшыруга багышланган тантаналы җыелыш булды... 
Кыскача йомгаклар 
Быел безнең Мөслим урта мәктәбендә 262 укучы башлангыч хәрби әзерлек узды... 200 дән артык укучы хәрби фәннәрне “4” һәм “5”ле билгеләренә генә үзләштерде... Соңгы биш елда 406 тракторчы-машинист, 522 сандружиначы, 869 гражданлык оборонасы инструкторы хәзерләнде. Бу чор эчендә 1251 укучы кече калибрлы винтовкадан ату һәм башка төрләр буенча ГТО нормалары тапшырды. 
Мидхәт Фәтхуллин. 
Проблема каян туа? 
Мөслимдә икмәк җитмәүдән зарлануны бу көннәрдә еш ишетергә туры килә. Берничә магазинда икмәк сатылуга карамастан, көн саен кемнәрдер (бигрәк тә эштәге кешеләр, әлбәттә) икмәксез калып, ары-бире чабуларга, борчылырга мәҗбүр була. Сәбәп нәрсәдә соң? Икмәк бездә билгеләнгән нормадан шактый артык пешерелә. Мәсәлән, 3600 кг урынына 29-30 июнь көннәрендә – 5209, 3783 кг, 1, 2, 3 июльдә 5437-3910-4096 шар килограмм продукт сатуга чыгарылган. 
...Кооператив урамындагы “Икмәк” магазинына йөрүчеләргә карата әйтер сүзләр күп. Биредә машинадан икмәк бушатырга, сатучыга санап алырга да ирек бирелми... Икмәкне алып чыккан бере тагын чират ала, аңа гына да канәгать түгел, өченче катка килә... 
Н. Сафиуллина, 
икмәк заводы технологы. 
М. Сафина, 
Мөслим авыл Советы башкарма комитеты каршындагы халык контроле группасы члены. 
С. Бакиев, И. Әхмәтшина, 
редакция сотрудниклары. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев