Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез. 

1980 ел

Урып-җыю үзәге 
...Соңгы елларда урып-җыюны катлаулы шартларда алып барырга туры килә. Көз айларында явым-төшемнең еш кабатлануы нәтиҗәсендә ындыр табагына шактый дымлы ашлык кайтарыла... 
Безнең бүлекчәдә генә дә ике киптерү агрегаты эшли, алар көненә 300 центнерга кадәр бөртек үткәрергә сәләтле. Бу арада явымнар ешайды, шуңа күрә әлеге агрегатларны тәүлек әйләнәсенә тутктатып тормыйбыз. Нәтиҗә әйбәт: 3855 центнер орлыклык материал салып, шуның 1155 центнерын калибрлап куйдык инде... 
В. Кошкин, 
“Михайловка” совхозының ындыр табагы мөдире. 
Көчле корал 
Мин җиденче ел инде колхоз партия комитеты каршындагы радиокомитет белән җитәкчелек итәм. Шушы чорда җирле радионың көчле, оператив эшли торган, үтемле идеология коралы икәнлегенә үз тәҗрибәмдә ышандым... Без, радиокомитет членнары, үзебезнең төп эшебез итеп терлекчелек һәм игенчелек өлкәсендә алынган социалистик йөкләмәләрнең үтәлешен, хезмәт алдынгыларының тәҗрибәсен киң халык массасына җиткереп баруны, пропагандалауны саныйбыз. Шуның белән бергә кимчелекләрне тәнкыйтьләргә, культура-сәнгать мәсьәләләренә, тәрбия темаларына да даими игътибар бирәбез... 
М. Хәбибуллина, 
“Урожай” колхозының җирле радиокомитеты җитәкчесе. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев