Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980

Уңышлы төгәлләнде 
Билгеле булганча, райпо һәм ВЛКСМ райкомы тарафыннан В. И. Ленинның 110 еллыгы уңае белән мәктәпләрдә китап сату айлыгы оештырылган иде. Бу чорда 5 мең сумлык китап таратылды. Карамалы урта мәктәбе, һәр укучыга 3әр сумлык китап таратып, беренче урынны алды. Тойгелде интернат мәктәбе – икенче, Метрәй урта һәм Салауз Мухан сигезьеллык мәктәпләре өченче урынга чыктылар. Ташлыяр сигезьеллык, Түбән Табын урта мәктәпләренә дүртенче урын бирелде... 
Ә. Нәгыймова, 
китап сату буенча товар 
белгече. 

Авылыбыз матур булсын 
...Күп кенә урамнар машина-трактор эзләре белән чуарланып беткән, тирән-тирән чокырлар хасил булган. Моңа чик куелырга тиеш. Урамнарның ямен бетергән шоферлар, тракторчылар РСФСР Верховный Советының 1968 ел (19 июль) Указындагы 7 статья нигезендә 20 сумга кадәр штрафка тартылачаклар... 
К. Максутов, 
Мөслим авыл советы 
башкарма комитеты 
председателе. 

Талантларга – киң юл! 
Үткән елның 1 декабреннән 1 апрельгә кадәр дәвам иткән үзешчән сәнгать осталары смотры... өч турга бүленеп үткәрелде. Беренчесе колхоз һәм совхозларның бригада-бүлекчәләрендә, икенчесе – үзәк усадьбаларда, өченчесе – район үзәгендә һәм Иске Карамалы зонасында. 11 апрель көнне йомгаклау концерты булды... Смотрда 2200дән артык үзешчән катнашты. Күп кенә коллективларның матди-техник базасы ныгыды, яңа сәхнә костюмнары, музыка кораллары алынды. Димәк, башлангыч партоешмалар, авыл советлары, җәмәгать оешмалары үзешчән сәнгатьне үстерү буенча нәтиҗәле чаралар күрәләр... “Алга” колхозы үзешчәннәре чыгышы иң югары бәягә лаек, дип табылды. Икенче урында – “Урожай”, “Правда”, өченчедә – “Үзәк”, “Михайловка” хуҗалыклары үзешчәннәре... 
Х. Шәмсетдинов, 
смотрны үткәрү буенча 
оештыру комитеты 
председателе. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев