Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1972 елгы вакыйгалар белән танышабыз

ТАССР Верховный Советы депутаты коммунист Кәнитә Ганиева җитәкчелегендәге Күбәк товарлыклы-сөтчелек фермасы эшчәннәре юбилей елы йөкләмәләрен үтәү өчен тырышлыкларын кызганмый эшлиләр. Узган ел бу вакытта ферма буенча уртача көнлек савым 6,8 килограмм булса, быел күрсәткеч 7 килограммга җитте. 

Узган елгыдан күбрәк 
ТАССР Верховный Советы депутаты коммунист Кәнитә Ганиева җитәкчелегендәге Күбәк товарлыклы-сөтчелек фермасы эшчәннәре юбилей елы йөкләмәләрен үтәү өчен тырышлыкларын кызганмый эшлиләр. Узган ел бу вакытта ферма буенча уртача көнлек савым 6,8 килограмм булса, быел күрсәткеч 7 килограммга җитте. 
Савымчылар ярышын һәр сыердан көнгә 8,7 килограмм сөт савучы Р. Шәяхмәтова җитәкли. Рәсимәнең хезмәттәше Ф. Шәяхмәтова да азга калыша. Фәтихелҗинанның көнлек савымы – һәр сыердан 8,4 килограмм. Ел башыннан исәпләгәндә, коллективта иң зур күрсәткеч Р. Хәсәншинаныкы. Рузинә һәр сыердан уртача 3100 килограмм сөт савып алды. 
М. Зарипов, 
Куйбышев исемендәге колхоз 
парткомы секретаре. 
*** 
Алга карап эшлибез 
СССР төзелүнең 50 еллык юбилеена бүләкләребез – хезмәтебездәге уңышлар. “Правда” колхозы кошчылары әнә шундый девиз белән эшлиләр. 
Тавык караучы Дөррия Мөхәммәдиева һәм Нәкыя Шәмсетдинова иптәшләрнең хезмәт стажлары дистә еллар белән санала. Зур тәҗрибә туплады алар бу чорда. Кошчылыктан югары продукт алыну – шул тәҗрибәне белеп куллану, бөтен көч һәм осталыкларын биреп эшләү нәтиҗәсе. Кошчылар тавыкларны ашатуга, тәрбияләүгә зур әһәмият бирәләр. Рацион бай. Анда концентрат та, печән оны да, сөт һәм кишер дә бар. Бәрәңге пешереп ашатыла. Уңган кошчылар дәүләткә йомырка сатуның еллык планын 92 процентка үтәделәр инде. Киләчәк турында да кайгыртыла. Әлмәт бригадасында чебешләр группасы тәрбияләнде. Алдагы елда кошчылык фермасы 2500 яшь тавык белән тулыландырылачак. 
В. Шакирова. 
*** 
Еллык планны үтәдек 
Сөт сатуның еллык планын беренче ноябрьгә үтәргә! “Алга” колхозы савымчылары үз алларына әнә шундый максат куйганнар иде. Алар сүзләрендә тордылар. Колхоз буенча сөт сатуның еллык планы 24 октябрьгә 100 процентка үтәлде. 
Хезмәт җиңүенә ирешүдә коммунист Ш. Сәлимов җитәкчелегендәге Елгабаш фермасы коллективы аеруча зур тырышлык куйды. Савымчылар Н. Солтангалиева, Ф. Нәбиева, Ф. Сәлахова, Х. Хамматова иптәшләр югары күрсәткечләргә ирештеләр. Сөт сату планнан тыш дәвам итә. 
Р. Хәев, 
партком секретаре. 
*** 
Механизаторлар тырышлыгы 
“Мөслим” совхозының Элемтә бүлекчәсе механизаторлары барысы да коммунистик хезмәт ударнигы исемен йөртә. Алар бу мактаулы исемне югары тоталар, үзләренә тапшырылган һәр эшне яхшы сыйфатлы итеп, срогыннан элек башкаралар. Механизаторлар трактор бригадасы бригадиры Н. Ежов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап, кышкы саклауга кую эшен оешканлык белән тәмамладылар. Техниканы ремонтлауда тимерчеләр А. Әхмәтшин, Р. Җәләев иптәшләр дә зур хезмәт куйдылар. 

А. Иванов, 
эшчеләр комитеты рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев