Бәрәңгеле гөмбәле тавык
Бәрәңге астында пешерелгән гөмбә белән тавык ашаганыгыз бармы? Райондашыбыз Ләйсән Фәхертдинова әлеге ризыкның рецептын тәкъдим итә.
Кирәкле ингредиентлар: 600 грамм тавык ите, 250 грамм шампиньон гөмбәсе, уртача зурлыктагы 3-4 бәрәңге, 2 баш суган, 1 стакан он, 15 процентлы 150 грамм каймак, 250 мл сөт, 100 грамм уылган сыр, тәменчә тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае.
Әзерләү тәртибе. Духовканы 180 градускача җылытабыз. Бәрәңгене юабыз һәм пешерәбез. Шунысы бар: су кайнап чыкканнан соң, бәрәңге нибары 6 минут пешәргә тиеш. Тавык итен юып киптерәбез һәм кисәкләргә бүләбез. Гөмбәне чистартабыз һәм вак итеп турыйбыз. Суганны шакмаклап турарга кирәк. Тавык кисәкләрен кыздырабыз һәм алып куябыз. Шул ук майда суганны кыздырабыз һәм аңа гөмбә өстибез. Тирән савытка он салып, аны болгата-болгата сөт һәм каймак кушабыз. Катнашманы төерләр калмаслык итеп яхшылап болгатырга кирәк. Табага башта соус агызабыз, аның өстенә кыздырылган тавык кисәкләрен тезәбез, аннан соң гөмбәле суганны салабыз. Тоз, борыч сибәбез һәм өскә эре угычтан уып бәрәңге салабыз. Бәрәңге өстенә уылган сыр сибәбез һәм якынча 40 минут пешерәбез.
Тәмле булсын!
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев