Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге чирләмәсен дисәң

Утырту өчен бары тик сәламәт бүлбеләрне алыгыз. Утыртканчы аларны махсус препаратлар белән эшкәртегез. Шулай да зарарланган бүлбеләр эләккән икән, чәчәк ату чорында үсемлеккә күп итеп су сибегез.

Утыртканда кертелгән бакыр, марганец һәм бор авыру дәрәҗәсен шактый киметә. Бәрәңге утыртыласы урынны еш алыштырырга тырышыгыз. Кузаклылар үскән урын яхшырак. Урын даими булган һәм аны алыштыру мөмкинлеге булмаган очракта беркайчан да ашлама өчен янмаган тирес кертмәгез. 
Бәрәңгене алырга 10-14 көн кала сабагын чабарга кирәк. Бу бәрәңге кабыгын ныгыта. Бәрәңгене алып бетергәч, бакчага сидератлар чәчегез. Алар туфракны сәламәтләндерәләр, файдалы матдәләр белән баеталар. Сидератлар буларак бөртекле (арыш, бодай), кузаклы (люпин, борчак) культуралар файдаланырга мөмкин. Шулай ук рапс, горчица яисә аларны катнаштырып чәчәргә була. 
Бәрәңге сакланасы урын коры һәм җиләс булырга тиеш. 

“Татар регионара ветеринария лаборатория”сенең үсемлекләр 
контроле һәм фумигация бүлеге.

 

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев