Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән
2 ноябрьгә Сovid-19дан Татарстанда 112 үлем очрагы теркәлгән.
1948 елда туган хатын-кыз яңа коронавирус йогышына шикләнеп йогышлы госпитальгә китерелә. Хроник авырулары була.
1953 елгы ир-ат пневмония белән хастаханәгә салына. Халәте йөрәк җитмәү фонында начарлана.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев