Безнең берләшмә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге "Өйдә утыр" Бөтендөнья флешмобына кушылды»
"Сәламәтлек-иң мөһиме, бүген һәрберебезне борчырга тиеш. Әйдәгез, берләшик һәм бер - беребез белән теләктәш булыйк», - дип мөрәҗәгать итә берләшмәләрне оештыручылар әбүнәчеләргә.
«ВКонтакте» социаль челтәрендәге Татарстан берләшмәләре администраторлары планетада яшәүчеләрне үз йортларында калырга чакыра торган Бөтендөнья флешмобына кушылдылар.
Республика пабликлары 1 миллионнан артык әбүнәчегә офлайн элемтәләрнең санын киметергә һәм урамга чыкмаска дигән өндәмә белән мөрәҗәгать итте.
Төркемнәр исемендә «өйдә утыр " дигән өстәмә барлыкка килде. Бу акциядә Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай кебек эре җәмәгатьчелекләр катнашты инде.
Паблик администраторлары үзләренең чакырулары белән якындагы көннәрдә өйдә калырга һәм бу вакытны гаиләгә һәм якыннарына багышларга өнди. Шул рәвешле һәркем коронавирус йогышын профилактикалауга һәм көрәшкә үз өлешен кертә ала.
"Сәламәтлек-иң мөһиме, бүген һәрберебезне борчырга тиеш. Әйдәгез, берләшик һәм бер - беребез белән теләктәш булыйк», - дип мөрәҗәгать итә берләшмәләрне оештыручылар әбүнәчеләргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев