Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

Мөҗәһидән Мортазин. Исәнсеф.

– Кайбер авылларда яшәүчеләрдән: “Хат ташучы юк, газета-журналлар укый алмыйбыз”, – дип зарланганнарын ишетергә туры килә. Бездә андый проблема юк. Илгизә Хисмәтуллина 20 елга якын Исәнсеф авылында хат ташучы булып эшли. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Вакытлы матбугатны да, пенсияне, субсидияләрне дә вакытында алабыз. Газ, ут өчен түләргә дә ерак барасы түгел. Илгизәбез үзе җыеп илтеп тапшыра. Без, өлкәннәр, район үзәгенә еш бара алмыйбыз. Нинди йомыш төшсә дә, Илгизәгә әйтеп җибәрәбез, ул безнең гозерләребезне авырсынмый үти. Элек почтада ике кеше эшли иде. Хәзер Илгизәнең эше артты: Исәнсеф, Тат. Бүләр, Иске Сәет авылларына да почта тарата. Тормыш иптәше Данил – газ хуҗалыгы хезмәткәре. Аңа да бик еш мөрәҗәгать итәбез. Авылыбызга бу гаиләдән башка бик җайсыз булыр иде. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди бит. Авыл халкы Илгизә белән Данилга бик рәхмәтле! 

Наилә Набиева фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев