Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без бергә – без бердәм!

Халык белән очрашу мөһим

Татарстан районнары буенча “Бердәм Россия” берләштерә” автобус марафоны эшли башлады. Марафонда катнашучы “Бердәм Россия” кандидатлары Татарстанның һәр районына киләләр, халыкның тәкъдимнәрен тыңлыйлар, фикерләрен өйрәнәләр. Шулай ук үзләренең сайлау алды программалары белән уртаклашалар. 24 июль көнне әлеге марафон Мөслимгә килде.

Район мәдәният йортында узган очрашуда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына кандидат – Марат Бариев, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, 39нчы бермандатлы Азнакай округы буенча депутатлыкка кандидат Алмаз Фәритов һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. “Татарстан – казанышлар республикасы” әңгәмә-очрашуны “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды.

–  Мөслим – минем туган ягым. Мин шушында тудым, шушында үстем. Шуңа күрә дә Мөслим – туган ягым буларак та күңелгә бик якын урын. Бүген Мөслим дә үзгәрә һәм көннән-көн үсә. Элек бер бәләкәй авыл булса, бүген инде ул бәләкәй бер шәһәргә әверелгән. Бар җирдә төзеклек, чисталык һәм матурлык хөкем сөрә. Мөслим һәр яклап үзен күрсәтә, яңа биеклекләр һәм үрләр яулый, – диде ул.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 26 июль санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев