Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңү өчен рәхмәт әйтеп

Районыбызның бердәнбер сугыш ветераны – Баек авылында яшәүче Салих Госмановны район башлыгы өенә барып котлады. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә быел 77 ел була. Илебезгә җиңү китергән өлкәннәр бу көннәрдә тәбрикләүләр кабул итә. Районыбызның бердәнбер сугыш ветераны – Баек авылында яшәүче Салих Госмановны район башлыгы өенә барып котлады.  Район башлыгы Альберт Хуҗин ветеранга РФ Президенты В.Путинның котлавын җиткерде. Күчтәнәчләр һәм түбәтәй бүләк итте.Район башлыгы бу көнне Баек авыл җирлегендә яшәүче хезмәт ветераннары белән дә очрашты. Дусайдан Сәрмәдия Мирзаянова белән Нәдип Ракыйпов шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтә. Алар да район башлыгыннан күчтәнәчләр кабул итте.

Фотолар Муслюмовский муниципальный район алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев